Аерылышу (язмыш)
Алар аерылыша. Иргә – 63, хатынга 60 яшь. Ир утырган машина фатир подъезды янына килеп туктады. Хатын чыгып, машинага утырды. Хәл-әхвәл сораштылар. «Киттекме?» – диде ир. Хатын баш селкеде. Машинага кереп утыргач, ирнең күз алдыннан бөтен гомере узып китте. 40 ел уртак тормыш бөтенләй дә сизелмәгән. Ни өчен?